Наркотикларга каршы акция башланды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянеңберенче этабы башланды.

16 марттан 27 мартка кадәр Татарстанның наркоконтроль “ышаныч телефоны”на теләсә кем төбәктә наркотиклар тарату факты турында хәбәр итә ала. Кергән бар мәгълүмат оператив-тикшеү төркеме тарафыннан мәҗбүри тикшерелә. Акция ел саен ике этапта үткәрелә. Беренче эатп вакытында ике атна дәвамында сораулар һәм хәбәрләр көн саен тәүлек әйләнәсе Казандагы “ышаныч телефоны” – 8843-273-43-45, шулай ук Татарстан наркоконтроленең районара бүлекләрендә кабул ителә. Үз хәбәрегезнешулай ук ТРда ФСКН идарәсенең интернет-кабул итүенең http://ufskn.tatar.ru. Ведомтсво сайтында калдыра аласыз. Чыганак: ТРда Россия УФСКН матбугат төркеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International