Иске Казиле авыл җирлегендә ветераннарга бүләкләр тапшырылды

2015 елның 20 марты, җомга

20 мартта Иске Казиле авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы медальләре тапшырылды.

Авыл җирлегендә яшәүче 27 ветеранны якынлашыпи килүче истәлекле дата белән Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев, МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан шәйморзин, "Каратал" ТОС җитәкчесе Мансур Гыймадиев котлады.

 

 

Ветераннарга тыныч күк йөзе, сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр. Медальләр һәм бүләкләрне (азык-төлек җыелмасы) Илдан Шәйморзин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International