Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында театр коллективларының раойн смотр-конкурсы дәвам итә.
20 мартта Олы Кармала авылы мәдәният йортында Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары!” дип исемләнгән спектакле күрсәтелде. Рольләрне Гөлнара Хөснуллина, Марсель Гыйззәтов, Гөлшат Мөхәммәдшина, Фирдәвес Әскәрова, Инзилә Мөхәммәдшина, Зөлфия Дәүләтшина, Резедә Нәҗмиева, Җәмилә Гыйззәтова, Роза Сәфәрова башкарды. Тамашачылар үзешчән артистларны алкышларга күмде, артистлар уеныннан канәгать калды.