Юбилей медальләре тапшырылды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
18 март Олы Мәрәтхуҗа күпфункцияле үзәгендә,Даныш авыл клубында һәм Олы Салтык мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчеләренә юбилей медальләре тапшырылды.
Барлыгы Олы Салтык авылы буенча 29 юбилей медале тапшырылды. Бу чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Шаймурзин И.Г. һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Ибатов Х.Х. катнаштылар. Авыл җирлеге исеменнән тыл эшчеләренә һәм сугыш балаларына ир- кешеләргә - түбәтәй, хатын-кызларга - мөселман яулыгы тапшырылды. Барлыгы авыл җирлеге буенча 28 тыл эшчесе һәм 58 сугыш вакыты балалары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International