«Йолдызлык» фестиваленең район этабы

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Быел конкурс Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Анда 19 җырчы һәм ике бию төркеме катнашты.Кызганычка каршы, елның-елында әлеге конкурста катнашучыларның саны кими бара. Яшь артистларны әзерләү сыйфаты да төшә. Әмма быел олыкарилеләр шатландырды. Мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин ике бию коллективын хореографтан башка әзерләп, сәхнәгә чыгара алган. Әлбәттә, аларга әле эшлисе дә эшлисе, әмма беренче адымны алар ышанычлы ясады.

Балалар музыка мәктәбе укучылары жюри хөкеменә гадәттәгечә көчле номерлар тәкъдим итте. Укытучылар Зимфирә Хәйбуллина, Лидия Старшинина, Зөлфия Мөхәммәдиева янәдән укучыларыөчен планканы күтәрде. Нәтиҗәдә бер атнадан конкурсның зона этабында район данын Диана Евсеева, Ксения Юманова, Апполенария Лазарева, Эльвина Мөхәммәдуллина, Алия Байтимерова, Айсылу Муллагалиева, Раил Халитов, «Яшьлек» һәм «Камелия» вокаль ансамбльләре һәм конферанс Алия Нигъмәтуллина яклаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International