Ике айлык башланды

2015 елның 28 марты, шимбә

Муниципаль район территориясен санитар чяистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-экологик куркынычсызлыгы таләпләренә туры китеү максатында районда 1 апрельдә 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

Районда эшләрнекоординацияләү өчен МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков җитәкчелегендә оператив штаб төәелде. Шулай ук төзекләндерү өлешендә административ комиссия эше активлаштырылды. икеайлык вакытында муниципаль берәмлек территорияләре, шулай ук пляжлар, базар, ял базалары, бакчачылык ширкәтләре, гражданлык кооперативлары чистартылачак. Апрель-майда контейнер мәйданчыклары төзелеше һәм ремонтлау, ТБО өчен контейнерлар әзерләү һәм ремонтлау, ТБО полигонына, үләксә базлары һәмм алар янындагы территорияләргә контроль, терлекчелек комплексы калдыкларын санкцияләнмәгән өеп кую урыннары бетерү эше активлаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International