"Снегоход" кисәтү чарасы үткәрелде

2015 елның 28 марты, шимбә

19 февральдән башка районнар. Казан шәһәре, Гостехнадзор идарәсе аппараты, шулай ук МЧС инспекторлары. Идел-Кама тыюлыгы хезмәткәрләре, "Эфир" телеканалы вәкилләре белән берлектә "Снегоход" кисәтү чарасы үткәреледе.

Әлеге чараның максаты - кечкенә транспорт чараларын документлар, аларга идарә итү таныклыгы, шулай уктехник тикшерү узу турында таныклык булуга тикшерү. Бу вакытта 100 дән артык снегоход тикшерелде. Әлеге транспорт чаралары хуҗалары техник таләпләрне игътибарга алмый. Нәтиҗәдә аларга 15 беркетмә төзелде. Техника сатып алганнан соң 10 эчендә яшәү урынында теркәлергә тиеш. Тиешле категориядәге таныклыкны теркәлү урынында Гостехнадзор органнарында алырга мөмкин. Ул механизаторлар әзерләү буенча "А1" категориясенә туры килә. Безнең районда Тәмте авылында училище базасында белем алырга мөмкин. Кышын йөртү техникасы снегоходларда, җәй көне квадрацикларда башкарыла. Уку вакыты 130 сәгать (1ай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International