Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллык кысаларында театр коллективларының смотр-конкурсы дәвам итә.
27 мартта Кече Карамал мәдәният йортында Сәит Каммәтовның “Мәңгелек сер” спектакле күрсәтелде. Рольне Кече Карамал авылында яшәүчеләр башкарды. Жюри әгъзаларыннан тыш залда тамашачылар да күп иде.