Контроль хәбәрләрне тикшерү буенча зона семинары

2015 елның 31 марты, сишәмбе

30 мартта ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская безнең районда эш визиты белән булды.

ТРның “Халык контроле” ГИСга керүче хәбәрләрне тикшерүгә контроль кысаларында вәкаләтле вәкил Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында “Халык контроле” системасына керүче контроль хшбәрләрне тикшерү буенча зона семинары үткәрде. Анда югарыда телгә алынган районнарның әлеге система өчен башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә районнарга әлеге системагакергән конкрет хәбәрләр һәм вәкаләтле вәкилнең аларны тикшерү сыйфаты, шулай ук аларга бирелгән статусларга кагылган искәрмәләре тикшерелде. Безнең районда әлеге системага 21 хәбәр кергән, шуларның 18е тикшерелгән, Югары Осланда барлыгы 79 заявка алынган, шуларның 58е хәлителгән, Кайбыч – 4 (3), Чүпрәле – 17 (13). Хәбәрләрдә гражданнар нигездә юлларны ремонтлау мәсьәләсен күтәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International