2-3 апрельдә Кайбыч авылында ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов патронажында эстрада сәнгатенең "Йолдызлык" XV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы үткәрелде.
Анда өлкән төркемдә "Вокал-соло" номинациясендә Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Ксения Юманова (җитәкчесе Земфира Хәйбуллина) Бөек Җиңүгә багышланган җыры белән беренче урынны алды. Ул республикабыз башкаласында 25 апрельдә үткәреләчәк финалда район данын яклаячак.