Туфан якташлары сынатмый

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
27 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмгыять эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә Олы Салтык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сиринә Сәлимова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Фәнни җитәкчесе – Мәйсәрә Гомәрова. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International