Ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы

2015 елның 10 апреле, җомга

Пенсия фондына иминләү взносларын күчерүне арттыру максатында Пенсия фонды идарәсе керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия составында эшен дәвам итә.

8 апрельдә Тәмтедә күчмә утырыш үткәрелде. Анда МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов, ПФР идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, салым инспекциясе һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты. Утырышка 18 эшмәкәр чакырылган иде. Утырыш йомгаклары буенча 9 хезмәт килешүе төзү, ПФРда теркәлү, отчетта иминләү взносларын яктыру һәм аны ПФР исәбенә күчерү күрсәтмәсе чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International