Дизайн проектына бәйге

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Агымдагы елда якташыбыз, язучы-драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 80 яшь тулыр иде. Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты район үзәгендәге Туфан Миңнуллин музее территориясен кече архитектура формалары кулланып чәчәкләр утырту һәм ландшафт яшелләндерүе белән төзекләндерүдә иң яхшы дизайн проектына конкурс игълан итә. Яшәү урынына, махсус белем һәм яшькә бәйсез рәвештә конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Конкурс эшләре белдерү газетада басылып чыкканнан соң ике атна дәвамында Туфан Миңнуллин музеенда кабул ителә. Конкурс комиссиясе проект эшләреннән иң яхшыларын сайлап алып тормышка ашырачак. Белешмәләр өчен телефон: 2-18-01 Хәйбуллина Фаягөл Җәләевна, Нәҗмиева Рәсимә Шәрифҗановна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International