Хуш киләсез, кошкайлар!

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
9 апрель Олы Карамал мәктәп-бакчада "Хуш киләсез, кошкайлар!" дип аталган фольклор кичә булды. Кичәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар гына түгел, ә  өлкән  буын вәкилләре дә актив катнашты. Кошлар турында  сынамышлар, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Кошлар тормышы турында  кызыклы  вакыйгалар  сөйләделәр. Кошларга багышлап, җырлар җырладык, шигырьләр укыдык. Ахырда учакта  ботка пешердек. Күмер самоварыннан кайнар чәй эчтек. Кичә бик күңелле булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International