Гомумән алганда комиссия район эшеннән канәгать калды. Тракторлар ремонтлауны тәмамларга кирәк. Авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сызыгына куелып кына калмыйча, барысы да буялган. Кирәк булганда тракторлар да буяла. Машина-трактор паркларында территорияләр җыештырыла, аклана, аларны куаклар һәм кирәк булмаган агачлардан чистарталар. Олы Кариледә техника яхшы әзерләнгән, Ленин исемендәге хуҗалыкка алардан үрнәк алырга кирәк.
Иң күп баллны Красновидово һәм Тәмте (38) бүлекчәләре җыйды, башка бүлекчәләр алардан 1-2 баллга калыша.
Үзара тикшерү тәмамланганнан соң район мәдәният йортында йомгаклар ясалды. Чараны ачканда һәм япканда муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чыгыш ясады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов агросәнәгать комплексындагы эшләр белән таныштырды, кризис шартларында авыл товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын атады, килеп туган хәлдән чыгу юлларын аңлатты. “Сезгә бергә тупланып, чәчүне сыйфатлы үткәрергә, терлек азыгы әзерләүгә җаваплы карарга кирәк,-диде ул. –Бу азык-төлек куркынычсызлыгы чараларының берсе булачак”.
Киңәшмәдә төп доклад белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, шулай ук үз компетенциясендәге сораулар буенча кайбер хезмәт җитәкчеләре һәм белгечләр чыгыш ясады.