Иртәгә "Акчарлак" спорт-савыктыру комплексында ТР прокуратура органы хезмәткәрләренең "Көнбатыш" IV спартакиадасының зона этабы үткәрелә.
Республиканың 18 прокуратура коллективы бадминтон, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм шахмат, гер спорты, шулай ук мини-футбол һәм волейбол буенча команда беренчелегендә көч сынаша.