Әлифба белән саубуллашу

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

И, әлифбам, син фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телемнең

Алтын ачкычы.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1А, 1Б сыйныфы укучыларының “Әлифба белән саубуллашу” бәйрәме узды. Балалар бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. “Күрсәт әле, Үскәнем?”, "Кәрия-Зәкәрия”, “Чебиләрем” уеннарын да бик яратып уйнады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмне оештыруда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының (Сания Закирова, Ләйсән Шакирова, Хәсәнова Л.Р., Чулпан Хөсәенова) өлеше зур булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International