Кама Тамагы муниципаль районында "Яшел субботник"

2015 елның 25 апреле, шимбә

Бүген каматамагылылар Урман утырту көне чарасында катнашты. Анда 200дән артык кеше катнашты.

Утырту материалын Тәтеш урманчылыгы бирде.

Урманчы Азат Хикмәтуллин ылыслы һәм яфраклы агачларны уртыру технологиясен аңлатты.

Бу көнне район үзәгендә яшәүчеләр Кама Тамагы-Куйбышев Затон юлында чыршы, каен һәм башка төр агачлар утыртты. Чарада катнашучы иң яшенә 5 яшь иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International