Фермерлар конкурсы

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга ТРда яңа гына эшли башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча фермер хуҗалыфклары үстерү өчен грант бирүгә КФХ башлыкларын сайлап алуга конкурс игълан итте.

МР башкарма комитеты КФХ башлыкларын сайлап алу турында конкурс игълан ителүе хакында хәбәр итә. Заявкалар 22 апрельдән 11 майга кадәр кабул ителә. Грант бирелү тәртибе һәм документлар формасы турындагы мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының agro.tatarstan.ru рәсми сайтында «Информационно-консультационная служба» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International