"Ничек яшисең, ветеран?"

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында 1 февральдән 20 апрельгә кадәр сугыш ветераннарының торак-көнкүреш шартларын тикшерү кысаларында "Ничек яшисең, ветеран?" акциясе игълан ителгән иде.

Сугышта катнашучылар, тол хатыннар һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып тикшерү вакытында 671 ветеранның социаль-көнкүреш шартлары тикшерелеп, социаль паспорт төзелде. Шулардан сугыш инвалидлары – 7 кеше; сугышта катнашучылар – 27 кеше; Тыл хезмәтчәннәре – 489 человек; Һәлак (вафат) булган сугыш инвалиды яки катнашучының тол хатыны – 147 кеше Фашизмның балигъ булмаган тоткыны - 1 кеше

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шунысы ачыкланды: ветераннарның шактые - 565 кеше үз йортлары белән яши, бу районда яшәүче ветераннарның гомуми саныннан 84% тәшкил итә. Шулардан 527 ветеранның өенә газ кертелгән, 38е мич ягып җылытыла. 531 ветеранның өенә су кертелгән. Сугыш ветераннарының нибары 16%ы гына уңайлы фатирларда яши. Ветераннар арасында 99 кеше ялгыз, 294е - ирле-хатынлы, 278 кеше балалары яки якын туганнары гаиләсендә яши.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ветераннарның кәефе яхшы, алар барсыныннан да канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International