“Кама” ООО төзүчеләр бригадасы район үзәк сырхауханәсе каршындапатологоанатомик моргның модульле бинасы төзелешен тәмамлап килә.
Бригадага Марат Ганибаев җитәкчелек итә: “Берәр атнадан эшебез төгәлләнәчәк. Суүткәргеч һәм җылыту системасын тоташтырасы, әйләндереп аласы һәм территорияне төзекләндерәсе калды.Җиһазларны җитештерүчеләр куячак”.
-Җиһазларга “Азнакайнефтьмаш”заказ бирдек, алар ук куячак,- ди хуҗалык эше буенча баш табиб урынбасары Шәүкәт Абдуллин. Моргны тапшыру вакыты – май ахыры, июньдә без Лабыш авылында модульле ФАП төзелешенә керешергә тиеш. Быелгы җәйдә без авылларда төзичәк яңа ФАПлар бер генә булмас, дип өметләнәбез.