Барысы да бәйрәм өчен – барысы да Җиңү өчен

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Үзешчән артистларыбыз яхшы кәеф булдыру һәм мизгелнең тантаналыгын ассызыклау өчен чын күңелдән тырыштылар.

“Рафаэлло” бию һәм кадетлар төркеме катнашында Светлана Курчаева башкаруындагы “Алеша” җыры беркемне дә ваемсыз калдырмады. Ә сәхнәгә беренче сыйныф укучылары чыгып сугыш чоры балалары исеменнән үз кичерешләрен күрсәткәндә күпләренең күзләре яшьщнде. “Вересень» ветераннар хоры сугыш чоры җырларыннан кызыклы попури әзерләгәниде. Сәхнә аксакаллары Фәрит Садыйков, Суфия Гобәйдуллина, Рания Мөхәммәдьярова яшь җырчылар һәм биючеләрбюелән янәшә басып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International