Кадетлар сафта

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Затон кадет интернат- мәктәбе укучылар да бәйрәмнең бизәге булды.

Бәйрәмгә килүчеләр сафында кулларына ал әләмнәр тотып, алар беренче булып басты. Нәкъ менә кадетлар үзәк мәйданга байраклар белән чыкты, һәлак булган якташларыбызга куелган һәйкәлгә өлкән курсантлар гирлянда салды. “Яшьләр һәм булдыклылар” төркеме хореографы җитәкчелендәге кадетларның флаглар тотып башкарган чыгышы берәүне дә ваемсыз калдырмагандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International