Бердәм ГТО ункөнлеге

2015 елның 15 мае, җомга

15-25 майда РФ территориясендә 12 пилот гомумбелем бирү оешмаларында һәм Россиянең өстәмә 49 төбәгендә бердәм ГТО ункөнлеге уздырыла.

Катнашучыларның төп категориясе - 11-15 яшьлек укучылар. Алар өчен белем бирү оешмасы һәм спорт объектлары территорияләрендә нормативлар буенча тест үткәрелә. Бердәм ГТО ункөнлеге кысаларында укучылар үзләренең физик әзерлеген тикшерәчәк. Әлеге чара ГТО комплексын популярлаштыруга һәм илебез халкын физкультура-спорт чараларына җәлеп итү, шула йук ГТО (АИС ГТО) автоматлаштырылган мәгълүмат системасын сынау һәм РФ Спорт министрлыгы керткән бизнес-процессны кертүгә юнәлдерелгән. Агымдагы елның апреленнән ГТО АИС катнашучыларны теркәүдән үз эшен башлап җибәрде һәм бүгенге көнгә РФның барлык төбәкләрендә 150 меңнән артык кулланучы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International