Сабантуе мәйданда тәмамланмады

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Бәйрәм киче дә бик бай һәм кызыклы булды. Диджей Дождик үз җырларын башкарып. тамашачылар күңелен ачты, мәйдан да аңа кушылып җырлады. Фойеда покорн һәм шатлы мамык сатылды.

Барысы да файр-шоу (утлы тамаша) көтте. Биредә андый тамашаның әле булганы юк иде. Балалар да, өлкәннәр дә факеллы һәм зур бенгаль утлары белән фаерны рәхәтләнеп карады. Кичке тамашада катнашучылар салют карады. Кичә ахырында һавага утлы шартлар җибәрелде, әмма лараның берикадәр генә оча алды. Нигездә шарларны сувенир буларак истәлеккә алып бетерделәр.

Район һәм поселок халкы МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лохановка һәм иҗат төркеменә онытылмас бәйрәшм оештырганнары өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International