Табигатьнең тагын бер нигъмәте - гөмбә.
Ул аксымга бай, аның составында углеводлар, аминокислоталар, эфир майлары бар. Микъдарендә витаминнар булу гөмбәне сәламәтлек өчен файдалы итә. Безнең район урманнары ашый торган гөмбәләргә бай. Әлбәттә инде, гөмбә җыярга яратучылар аны читләтеп узмый. Гөмбә җыярга яратучыларның берсен мин шушы көннәрдә Южная Околица ягындагы урман полосасында очраттым. Ул – Рузалия Заһирова. Бу хакта газетабызның 60нчы санында тулырак укырсыз.