Красновидовода 3,8 км озынлыкта урам эчендәге юлларга вак таш салыначак.
- 2 августтан биредә Артур Касыймов җитәкчелегендә "Татавтодор" АҖ бригадасы эшли, - ди Кама Тамагы юл идарәсе җитәкчесе урынбасары Вадим Брюханов. - 11 августка 2,8 км юлны тигезләдек инде. Моның өчен грунт ташыйбыз, тигезлибез һәм тыгызлыйбыз. Аннан сон известь катлавы салыначак, бу аскы катлауны ныгытырга ярдәм итә. Бары тик шуннан соң гына вак таш салачакбыз, аны тиешле күләмдә кайтарттык. Юлны төзекләндерү халык теләген исәпкә алып башкарыла. Авылда бульдозер, грейдер, экскаватор, төягеч эшли.