Гаиләдә сабыйның тууы – ул бәхет, шул вакытта гына гаилә чып-чын, тулы була. Ә икенче өченче бала туу – бу инде икеләтә бәхет.
5 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә, Кама Тамагы штп яшәүче Вахитовлар гаиләсендә, безнең дәүләт, безнең республика, безнең район гражданинының тууы теркәлде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова сабыйга сәламәт һәм бәхетле үсүен, әти-әниләргә баланы тәрбияләүдә сабырлык, үзара ярдәм һәм уңышлар теләп беренче рәсми документ - туу турында таныклыкны тапшырды.
2016 елда өйләнешкән яшь парлар шулай ук яңа туган балаларны игътибарсыз калдырмаска булдылар. Никах теркәлү көнендә алар ГХАТ бүлегендә йомшак уенчыклар калдыралар. Һәм кечкенә Ясминәгә Рузилә һәм Илмир Гыймадиевлар гаиләсе исеменнән бүләк тапшырылды.