Менә инде алты ел дәвамында Кама Тамагы штп матур һәм күпфункцияле "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы өзлексез эшли. Анда спорт һәм сәламәтләнү белән шөгыльләнергә генә түгел, ә төрле ярышлар да үткәрергә була.
Шул уңайдан 22 декабрь көнне "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында йөзү буенча район шәхси-команда беренчелеге булып узды. Кызганычка каршы ярышта барлык мәктәпләр дә катнаша алмады. Ярышлар өч төрдә үтте– ирекле стиль, брасс һәм эстафета. Барлык балалар да актив катнаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышларның өч төре буенча да үзләрен яхшы күрсәткән йөзүчеләр - Апуник Денис, Адель Төхвәтуллин, Сорокина Виктория, Скудина Валерия, Григорьева Алена (Затон урта мәктәбе укучылары), Йосыпова Алинә, Гыйләҗев Илмир, Ибраһимов Илмир, Кирилл Кирилов (Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары) һәм Максим Хәйруллин, Артур Ногманов, Шуктомов Алтай, аңа нибары 8 яшь (Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары).
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Затон урта мәктәбе, икенче урынны Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм өченче урынны Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе яулады.
Телибез белдерү рәхмәт сүзләрен безнең Инструкторлар Сорокин Александр Ивановичка һәм Горюнов Геннадий Вячеславовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, ә укучыларга киләчәктә дә шәхси һәм спорт казанышлары телибез.