Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Кама Тамагы районы авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары делегациясе 22 декабрь көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының XI съездында катнашты.
Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Чыгыш барышында Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгы белән республикада күп кенә республика программаларының уңышлы гына тормышка ашырылуын, территорияләрнең комплекслы рәвештә үсүен, милләтара һәм диниара татулыкның ныгуын билгеләп үтте. Аерым Рөстәм Миңнеханов уңайлы мохит булдыру темасына тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, бу елда ярларны төзекләндерү буенча 20 проект үтәлгән, 6 яңа парк файдалануга тапшырылган, 36 объектта реконструкция ясалган. Республика шәһәрләрендә тарихи мирасны саклап калырга кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты. Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов алдынгы муниципаль берәмлек башлыкларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Муниципалитетларның узып баручы 2016 елдагы эш нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады.
Съездда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, закон чыгару органнары һәм республика башкарма хакимияте вәкилләре, Федерация Советы әгъзалары, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары, республиканың барлык муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.