22 декабрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүче Кама Тамагы муниципаль районының ике муниципаль берәмлек Башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Чара ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең XI съезды кысаларында ТР Дәүләт Советы бинасында узды.
Район Башлыгы Павел Лоханов җитәкчелегендә Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе әлеге чарада катнашты. Рөстәм Нургалиевич кулыннан Chevrolet Niva машинасы ачкычларын Кама Тамагы штп Башлыгы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин һәм Красновидово авыл җирлеге башлыгы Владимир Павлович Оленин алды.
2016 елда барлыгы конкурска 206 гариза бирелгән. Җирлектә даими яшәүче халыкның уртача саны, эре мөгезле терлекләрнең баш саны, бер кешегә индивидуаль торакны файдалануга тапшыру, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү программаларын тормышка ашыру темплары һ. б. бәяләүнең төп критерияләре иде.