23 декабрь көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кама Тамагы муниципаль районының төп яңа ел чыршысы ачылу тантанасы булып узды. Тантананы котлау сүзләре белән Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов ачты.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунаклар өчен сәнгать номерлары белән кызыклы театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Шулай ук төрле яшьтәге балалар, аларның ата-аналары хәрәкәтле уеннар, эстафета, кышкы бәйгеләр һәм уеннар уйнадылар. Чара бик кызыклы узды.