Мөселман галәмендә зур көн

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

   26 декабрь көнне район мәдәният йортында  Мәүлид бәйрәме булды. Бу мөселманнарның иң зур, күркәм бәйрәмнәренең берсе район мөхтәсибәте, үзәк китапханә һәм мәдәният бүлеге белән берлектә уздырылды. Кама Тамагы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин үз чыгышында Мәүлиднең күп авылларда уздырылуын хәбәр итте, дини тәрбияне яшьләргә бирүдә аралашып, ярдәмләшеп эшләргә чакырды.

   Бүген илебездә матәм көне игълан ителде, биредәге кешеләр һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, дога кылдылар. Районның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Мәүлид үткәрүнең мөмкинлеге һәм тиешлеге турында аңлатып китте, Мөхәммәд (с.г.в.) турында вәгазьләр сөйләде. Мөнир хәзрәт Коръән укыды. Чарада пәйгамбәребезгә багышлап, ак яулыклы мөслимәләребез, тирә-як авылларның имамнары тарафыннан шигырьләр укылды, мөнәҗәт-бәетләр әйтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International