Барлык өлкән яшьтәге кешеләргә кайгырту һәм ярдәм итү кирәк. Ә Җиңү хакына бөтен яшьлекләрен, көчләрен биргән Бөек Ватан сугышы Ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре аерым игътибарга лаек.
2012 елның 31 май көнне Россия Федерациясе Президентының 90 яшьтән башлап юбилейларын билгеләп узучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә дәүләт Башлыгының шәхси котлавы тапшырылу турындагы Указы үз көченә керде.
Узган ел дәвамында Владимир Путиннан шундый исемле котлау юлламасын Кама Тамагы муниципаль районының 51 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне алды. Россия Президенты исеменнән открыткаларны, чәчәкләрне һәм истәлекле бүләкләрне юбилярларга Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Виталий Юманов, авыл һәм шәһәр җирлеге башлыклары тапшырды.
Котлау визитлары вакытында кунаклар юбилярларга тирән рәхмәт сүзләрен юлладылар, тыныч күк йөзе, сәламәтлек, оптимизм, күңел көрлеге теләделәр. Юбилярлар, үз чиратында, аларга игътибарлы булганнары өчен кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
2017 елда әлеге матур традиция безнең районда дәвам итәчәк.
Олеся Позднякова