Кама Тамагында мини-футбол буенча районара иптәшләрчә турнир

2017 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар арасында 40+ яшь категориясендә мини-футбол буенча иптәшләрчә турнир оештырылды. Турнирда Татарстан Республикасының Кама Тамагы, Буа һәм Тәтеш муниципаль районнары футболчылары катнашты.

   Ярышларның нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Рунга авылы (Буа районы)

2 урын – Буа шәһәре

3 урын –Кама Тамагы штп

   Турнирның иң яхшы капкачысы дип  Кама Тамагыннан Александр Захаров танылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International