2017 елда беренче туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

   2017 елның  башы күңелле вакыйга белән билгеләнде – 2017 елның  9 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  Бакунина Диана Алексей кызына (Тәмте авылы) һәм Морева Полина Артем кызына (Куйбышев Затон штп) туу турында  таныклыклар тапшырылды.

   Беренче рәсми документ - туу турында таныклыкны Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды. Бала туу зур бәхет кенә түгел, ә ата-аналар өчен бик зур җаваплылык та, чөнки барысын да бала үз гаиләсеннән ала. Бала – ул нәселнең дәвамы.

   Шулай ук, традиция буенча,  балаларга 2016 елның яшь парлары - Зөлфәт һәм Нурисә Гайнуллиннар (никахлары 03.06.2016 теркәлгән), Марат һәм Резеда Тимиргалиевлар (никахлары 27.08.2016 теркәлгән) исеменнән йомшак уенчыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International