2017 елның 8 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин Кыртапа авылында гомер итүче Нигьмәтҗанова Нурлыбәнәт Насретдин кызында кунакта булды. Аңа 2017 елның 7 гыйнвар көнендә 101 яшь тулды.
Илшат Җиһаншин шәхсән үзе һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән хезмәт ветеранын, тыл хезмәтчәнен Нурлыбәнәт Насретдин кызын әлеге искиткеч бәйрәме белән котлады, аңа күңел көрлеге, яхшы кәеф теләде. Нурлыбәнәт әбигә Кама Тамагы районы исеменнән котлау папкасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Ул күрсәтелгән игътибарлары һәм кайгыртулары өчен Илшат Җиһаншинга рәхмәт сүзләре җиткерде.