Баласыз дөнья - өметсез һәм киләчәксез дөнья. Балалар өйгә шатлык һәм бәхет, ата-ана тормышына яктылык алып килә. Шатлык һәм бәхет яшь ата-ана - Руслан Хатып улы һәм Алия Рифат кызы Биккининнар гаиләсенә килде. 2017 елның 2 гыйнвар көнне беренче балалары – кызлары Самира дөньяга килә. Аның тууын теркәү тантаналы шартларда 10 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә узды.
Самирага яшь парлар - Ильмир һәм Лолита Закировлар исеменнән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова истәлекле бүләк - йомшак уенчык тапшырды.