Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне уңаеннан иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Имин һәм көчле дәүләтнең мөһим нигезе – закон һәм аны төгәл үтәү. Прокуратура хезмәткәрләре районда тотрыклылык булдыруга зур өлеш кертә, җәмгыятьтә закон үтәлешен һәм дәүләтнең хокукый нигезен ныгыту, кеше иреген һәм хокукларын яклау, закон бозган очракта җәзаның кичектергесез булуын раслау, социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен нәтиҗәле чишү буенча үз алларына куелган бурычларны хәл итәләр. Сезнең тәҗрибә, хезмәтегезгә җаваплы каравыгыз, һөнәри сыйфатларыгыз алга таба да Россия дәүләтчелеген ныгытуга, хокук һәм законнарны тәмин итүгә ярдәм итә.
Чын күңелдән ведомство хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәттә һәм тормышта яңа үрләргә ирешүләрен телим.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов