Бүген Кама Тамагы штп яшәүче Сөләйманова Халисә Гыйниятулла кызын 100 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы штп Башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин котлады.
Кунаклар Халисә Гыйниятулла кызына тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр, иң ихлас теләкләрен күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, туганнары һәм якыннары ягыннан игътибар теләделәр. Халисә әбигә Кама Тамагы муниципаль районы исеменнән чәчәкләр, истәлекле бүләк, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән шәхси котлау открыткасы тапшырылды. Ул, үз чиратында, игътибар һәм кайгыртулары өчен зур рәхмәтен белдерде.