Тәмте китапханәсендә экологик чара

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   11 гыйнварда Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә.

   Шушы датага багышлап Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте китапханәсендә "Җир-безнең йорт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмәдә юкка чыгу чигендә булган, табигатьтә сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләүче китаплар, журналлар тәкъдим ителгән иде.

   Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә экологик чара үткәрелде, анда "Могҗизалар урманы" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Чараның максаты – балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, "экологик куркынычсызлык", "пычрану", "эколог" терминнары белән таныштыру. 4 сыйныф егетләре (сыйныф җитәкчесе Сибгатуллина Г. С.) "Бу нәфис планета" дип исемләнгән  видео-турнирда актив катнаштылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International