Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Хәзерге заманны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына китерүе кыен. Журналистның гражданлык позициясеннән һәм чынбарлыкны матбугатта төгәл чагылдыруыннан укучыларның вакыйгаларга мөнәсәбәте формалаша, җәмгыятьнең хакимият белән ачык диалог алып бару, көнүзәк проблемаларны хәл итү мөмкинлеге барлыкка килә. Гражданнар җәмгыяте формалашу сезнең һәркайсыгызның һөнәрилеге һәм җаваплылыгына бәйле.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Идел таңнары” газетасы редакциясе хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм, алар район тормышында актив катнашалар: иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни чараларны яктырталар, укучыга яңа мәгълүмат җиткерәләр. Сезнең актив эшчәнлегегез нәтиҗәсендә районның һәр кешесе муниципаль районыбызда һәм республикада барган уңай үзгәрешләрдән хәбәрдар.
Иҗади уңышлар һәм һөнәри үсеш сезгә юлдаш булсын. Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов