Бүген, 13 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов район территориясендә туризмны үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, район Советы һәм Башкарма комитетының профильле бүлекләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасында танылган тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Леонид Абрамов, туристик компанияләре вәкилләре катнашты.