Район Башлыгы Павел Лоханов республика конкурсы җиңүчесенә планшет тапшырды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

 Кама Тамагы муниципаль районы  Башлыгы Павел Лоханов "Бозда сак булырмын" балалар рәсеме республика конкурсында җиңү яулаган  Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 Б сыйныф укучысы Төхвәтуллин Әлфридкә планшет тапшырды .

   Павел Николаевич Кама Тамагы мәктәпләре укучыларын республика конкурсларында һәм олимпиадаларда актив катнашырга өнди. Барлык алтын призерларны  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгыннан исемле бүләкләр көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International