"Иске Яңа ел" дип исемләнгән районның үзәк чыршысын ябу тантанасы

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

   13 гыйнвар көнне   Кама Тамагы штп Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Иске Яңа ел" дип исемләнгән районның үзәк чыршысын ябу тантанасы узды. Убырлы Карчык, Шүрәле, Маймыл, Әтәч һәм инде Кыш Бабай белән Кар кызы кунакларга театральләштерелгән тамаша, уеннар һәм конкурслар оештырганнар иде. Теләге булганнар  Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Тамашага кеше күп җыелуы мәдәният хезмәткәрләрен бик сөендерде. Балалар рәхәтләнеп тау шудылар. Чара бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International