Бүген, 16 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәне ачып, Павел Николаевич алдагы атнага төп чараларны билгеләде, аннары көн үзәгендәге сораулар турында фикер алышуга күчәргә тәкъдим итте.
Киңәшмә барышында Кама Тамагы районы электр элемтә челтәренең 2016 елдагы эшчәнлеге, 2017 елга планнар һәм бурычлар (Нәбиуллин Миннур Нурулла улы – Буа ЗУЭС ның Кама Тамагы районы электр элемтә челтәренең җитәкчесе), 2016 елда гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру нәтиҗәләре (Сергеев Дамир Владимирович - Кама Тамагы районы буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе), 2016 елда халыкны эш белән тәэмин итү буенча эш нәтиҗәләре, 2017 елга планнар һәм бурычлар (Хөснуллин Илфар Илдус улы - Кама Тамагы районы буенча халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең Тәтеш филиалы мөдире) турында докладлар тыңланды. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов Пенсия Фондының электрон сервислары турында мәгълүмат бирде.