16 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның шәһәр һәм авыл җирлекләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Муниципаль милеккә рәсмиләтерелә торган хуҗасыз объектларның сакланышын тәэмин итү тәкъдиме белән Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сагъдиев чыгыш ясады. Шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы кубогына хоккей турнирына әзерлек буенча оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.