Кама Тамагы балалары "Аладдин һәм ут падишаһы" дип аталган боз тамашасында булдылар

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

15 гыйнвар көнне  Кама Тамагы муниципаль районыннан күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 15 бала Казан шәһәрендә "Аладдин һәм ут падишаһы" дип аталган боз тамашасында булдылар. Чарага билетларны ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов бирде.

"Татнефть-Арена" боз сараендагы тамашадан соң Кама Тамагы укучылары Россиядәге иң зур  динозаврлар "Юркин Паркы. Казан-Арена" паркында булдылар. Әлеге чарага да  чакыру билетларын ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов тапшырды. Сәфәр бик кызыклы булды, укучылар бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International