Ветераннар хөрмәтенә

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

16 гыйнварда район мәдәният йортында  Әфганстан  республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 28 ел тулуга багышланган “Әфганнан алып Чеченгә кадәр” төркеме концерты булып узды.

Ул Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендәге контр-террорлык операцияләрендә катнашкан ветераннарга кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты координация советы патронажлыгы белән оештырылды.

“Әфганнан алып Чеченгә кадәр” коллективы – хәрби тематикадагы республика һәм Россия бәйгеләре лауреаты, ул танылган җырларны да башкарды, үзләре иҗат иткән җырларны да тамашачы хөкеменә җиткерде, халык барысын да җылы кабул итте.

Тамашачылар арасында Әфганстан юлларын узган хәрби-интернационалистлар, Чечен Республикасында хезмәт иткән запастагы хәрбиләр дә булды. Кадет мәктәп-интернатының 54 укучысы концерттан канәгать калды, алар арасында “Яшь армия” отряды әгъзалары да бар иде.

– Безгә чыгышлар, җырлар тематикасы ошады, – ди кадет мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Георгий Войков. – Автобуста өйгә кайтканда юл буе шул җырларны җырлап кайттык.

– Яхшы төркем, җырлары да чын ир-егетләрчә, – ди 7 сыйныф укучысы Александр Перцев. – Без – кадетлар күңеленә бу җырлар бик якын.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International