14 һәм 15 гыйнвар көннәрендә Кама Тамагы штп. Район мәдәният йортында Татарстан Республикасының "Яшьләр һәм уңышлылар" оешмасы әгъзалары Кама Тамагы муниципаль районы халкы белән эш буенча очрашулар оештырдылар. Сүз район турында төшереләчәк фильм буенча барды.
2016 ел дәвамында проектны әзерләү буенча эш алып барылды һәм менә фильм төшерүгә әзерлек этабы башланды. Кинодагы рольләргә 40 каматамагылы сайланып алынды, алар арасында төп рольләрне һәм икенче план рольләрен башкаручылар да бар. Баш режиссер – Ринат Гыйниятов сценарий турында сөйләде. Сценарий барысына да бик ошады, ул кешеләрдә зур кызыксыну уятты. Беренче төшерү эшләре инде 2017 елның февраль аена планлаштырыла.
Шулай ук агымдагы елның гыйнварыннан Кама Тамагы штп. Район мәдәният йортында "Алтын балык" исемле театр миниатюралары труппасы эшли башлый. Барлык теләүчеләрне режиссер белән очрашуларга чакырабыз. Теләге булганнар район мәдәният йортының эш телефонына (8(84377) 2-13-58) шалтырата алалар .